Татарстан Республикасында социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси процессларга мониторинг үткәрелә.
2 июль көнне Кама Тамагы муниципаль район Советының утырышлар залында һәм Үзәк поселок китапханәсендә «Россия Федерациясендә социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында иҗтимагый фикер» темасына социологик тикшеренү үткәрелде, анда 120гә якын кеше катнашты.