Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханә хезмәткәрләре “Салават күпере” бакчасында «А», «В» төркемләре өлкән балалары өчен (тәрбиячеләре: О.Е.Будилова һәм Э.И.Муталипова) танылган рәссам-иллюстратор Никита Чарушинның 85 ел тууына багышланган китап йөреше үткәрделәр.
Мәктәпкәче яшьтәге балаларга электрон презентация тәкъдим ителде, рәссам-анималистлар Евгений һәм Никита Чарушиннар династиясе иҗаты белән таныштылар. Чарада катнашучылар китапларда иллюстрацияләрне игътибар белән карадылар . Чара бик күңелле үтте.