Туфан Миңнуллин музее ачылу тантанасы

2012 елның 24 августы, җомга

Танылган драматург, язучы, депутат Туфан Миңнуллин 25 август көнне үзенең 77 яшен тутырган булыр иде. Әлеге дата уңаеннан Кама Тамагы районында махсус чаралар узачак.

2012 елның 25 августында Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин тууына 77 ел тула. Кызганычка, быел май аенда Туфан ага арабыздан китте.
Драматургның туган көне уңаеннан бу көнне аның туган ягы Кама Тамагы районында истәлекле вакыйга - Туфан Минңнуллин музеен ачу тантанасы узачак.

Шулай ук, 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Туфан Миңнуллин әсәре буенча  Салават Башкорт драма театры “Әллә яңылыш, әллә язмыш” спектаклен сәхнәләштерәчәк. 20.00 сәгатьтә Олы Мәрәтхуҗа авылында ачык һавада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры “Гөргөри кияүләре” спектаклен куячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International