Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
Бөтен нәрсә аны хәтерләтә
2012 елның 28 августы, сишәмбе
Иртәнге якта бер төркем язучылар, сәнгать әһелләре аның каберенә барып чәчәкләр салуы хакында радио-телевидение тапшыруларында хәбәр иттеләр. Аннан соң алар бирегә -Туфан абыйның туган ягына килделәр. Язучы үзе исән вакытта төзелгән мәхабәт бина-аның музее каршында искә алу тантанасы булды. Туфан аганы хөрмәт итүче бихисап халык тамашага сабый балалары белән бергә килгәннәр. Тантананы ачып МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев: “Камал театры артистларының Туфан абыйның туган көнендә аның туган авылы Мәрәтхуҗада спектакль уйнаулары традициягә әйләнгән иде, аның туган көнен шулай җыелып искә алулар да традициядән төшеп калмасын, музей һәркемгә кызыксынып карау урыны булсын”,- диде. Аннан соң һәркем аның белән булган вакыйганы искә алып, фикерләрен каматамагылыларга җиткерде. Алар арасында РФ дәүләт думасы депутаты, якташыбыз Илдар Гыйлметдинов, язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, шагыйрь Гәрәй Рәхим, Щепкинчылар буенча сабакташы, Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, җәмәгате Нәҗибә Ихсанова, Роза Хәмитова, Рәдиф Сәгъдиев аның үз милләте өчен көрәшеп, фикерен төгәл әйтә белүен сагынып, сокланып сөйләделәр. «Музейлар күп түгел, аны иң лаеклыларга гына, тарихта эз калдырган, милләте өчен янып яшәгән кешеләргә ачалар. Әлеге музей өчен рәхмәт сезгә»,-диде Рафис Корбанов. Нәҗибә ханым исә: “Ул үз туган ягын яратты. Шушы якка чын күңелемнән баш иям. Моннан чыккан кешеләр Туфанның дәвамы булып кайтсыннар”, диде. ТР дәүләт советы депутаты Рәзил Вәлиев аның һәр сүзе Мәрәтхуҗа, Кама Тамагына барып тоташуын, аны чит илләрдә, чит төбәкләрдә яхшы белүләрен, чөнки аның әсәрләре алдан баруын сөйләде. “Әгәр чит җирләрдә минем иҗатымны белеп тә, Мәрәтхуҗада мине белмиләр икән, үземне язучы дип санамыйм”, дип әйткән сүзләрен искә төшерде ул. Туфан абый белән каматамагылыларның горурлануы һәр җирдә чагыла. Моны килгән кунаклар да үз чыгышларында искәртте, район җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Башкортстаннан килгән кунаклар исә бөтен йөрәгебез белән ашкынып, очып килеп җиттек, чөнки ул һәм аның әсәрләре ике республиканы берләштерде, диделәр. Башкорт дәүләт Салават драма театры җитәкчесе Наилә Сәфәрголова музейга өч фотоальбом бүләк итте. Шуннан кунаклар һәм килгән һәр кеше музейга үтте. Чын татар өе, шәп чыккан бу, бөтен нәрсә аны хәтерләтә дигән сүзләр ишетелде. Төрле еллардагы фотосурәтләрне һәркем кызыксынып карады. Ә кичен район мәдәният йортында Башкорт дәүләт “Салават” драма театры артистлары Туфан аганың “Нәзер” исемле әсәре буенча куелган “Әллә ялгыш, әллә язмыш” спектаклен уйнадылар. Соңыннан Туфан абыйның яраткан башкорт халык җыры “Сибай”ны Башкортстанның атказанган артисты Риза Мәхәдиев башкарды. Зөфәр Галимулла улы сәхнәгә күтәрелеп аларга каматамагылылар исеменнән рәхмәтен җиткерде. Олы Мәрәтхуҗа авылында традициягә тугры калып, урамда Г. Камал театры артистлары “Гөргөри кияүләре” спектаклен уйнады.
Туфан абыйның исеме мәңгеләштерелер, әлбәттә. Аның әсәрләре киләчәк буынга тапшырылыр, язучылар аның бөтен иҗатын тәфсилләп халыкка җиткерер әле.
Л.Гыйлметдинова
"Идел таңнары"
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Клянчеево авылында «Хәтер бакчасы " акциясе узды
Клянчеево авылында «экологик иминлек» милли проекты максатларына туры китереп «Хәтер бакчасы»акциясе узды. Чара авыл халкы һәм кунакларын Сабантуй үткәрелә торган территориягә җыйды
2026 елда автотуризм буенча субсидия бирү буенча конкурс сайлап алу башлана
2026 елда автотуризм буенча субсидия бирү буенча конкурс сайлап алу башлана
Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан тантаналы чара
Район мәдәният йорты мәдәни җәлеп итү үзәгенә әверелде, анда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай юбилеена багышланган бәйрәм чарасы узды
28
апрель, 2026 ел
Кама Тамагы районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән
Кама Тамагы районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз