Авыл хуҗалыгы ярминкәсе

2012 елның 29 августы, чәршәмбе
  Республика көне -30 августта район агросәнәгать комплексы предприятиеләре катнашында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта үткәрелә, ул сәгать 9.00да башлана. Шулай ук үз продукцияләрен шәхси эшмәкәрләр һәм халык та сата ала. Сатуда ит, сөт продукциясе, бал, җиләк-җимеш, яшелчә, балык, печән, салам, фураж булачак. Сәүдә рәтләре дә эшләячәк. Зур концерт күрсәтеләчәк. Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International