Республика көненә бүләк

2012 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

   Һәр елны республикада муниципаль берәмлекләр арасында конкурс үткәрелә.

  Алар арасында безнең районнан ике авыл җирлеге бүләккә лаек булды. Татарстан Республикасы көненә багышлап нәтиҗә ясаганда, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибәтов һәм Олы Яңасала авыл җирлеге башлыгы Исфан Шиһабиев «FiAT» автомобильләре ачкычларын алды. Президент аларга эш тәҗрибәләре өчен рәхмәт әйтте һәм бәйрәм белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International