Ярминкә һәрчак бәйрәм

2012 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

   Авыл хуҗалыгы ярминкәсе-көзнең мәҗбүри атрибуты ул. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үстерелгән уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу гына түгел, халыкка уңышлы сатарга да кирәк. Ә сатып алучыга иркенлек- экология ягыннан чиста продуктларны арзан бәядән сайлап алу мөмкинлеге зур.  

   Бүген район үзәгендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде. Биредә каматамагылылар үзләре өчен кирәкле продуктларны арадашчысыз, турыдан-туры җитештерүчедән сатып алды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында кош-корт һәм терлек  асраучыларга фураж, бодай, салам, печән сатып алырга мөмкин иде.
   Ашлык һәм фураж өчен кешеләр иртәдән үзләренең шәхси транспорты белән килгән һәм сәүдә машинадан ук алып барылды. Ачык күренгәнчә, бу товар халыкта зур ихтыяҗ тудырган.
   Сатып алучылар заявкасы буенча сатучылар продуктларны өйләренә үк илтеп бирделәр. «Кама Тамагы» АХП, Ленин исемендәге хуҗалык, «Олы Кариле» ААҖ алып килгән итне дә сатып алдылар. Кама Тамагы ХПП да үз продукциясен тәкъдим итте. Терлек алырга теләүчеләр районның авыл хуҗалыгы берләшмәләренә заявка бирде. Шулай ук кыш өчен үзенең дәвалау үзлекләре белән алыштыргысыз булган балны сатып алырга өлгермәүчеләргә ярминкәдә бу файдалы продуктны да тәкъдим иттеләр. Яшелчә һәм җиләк-җимеш, яңа пешкән камыр ризыклары, шашлыкны райпо һәм шәхси эшмәкәрләр алып килгән иде.
   Бәйрәмдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре җитәкчелегендә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Алар чыгышы бәйрәмне тагын да матурландырып җибәрде.
   Бүген «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында спортның төрле төрләре буенча ярышлар үткәрелә, балалар өчен уеннар оештырыла.

 

М.Хананова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International