Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
Лондон олимпиадасын күрде
2012 елның 8 сентябре, шимбә
Берничә ел элек кенә бу сүзләрне чынбарлыкка алмас идек, әмма бүген барысы да күз алдында. Татарстан хөкүмәте ел саен “Алгарыш” грантына конкурс үткәрә, анда чит телләр укытучыларына үзләренең квалификациясен арттырырга мөмкинлек бирелә. Курсларны Англия һәм Америка педагоглары алып бара. Агымдагы елда республика хөкүмәте тагын да алгарак китте. Укытучыларга Англиянең Кембридж тел мәктәбендә уку мөмкинлеге бирелде. Татарстаннан 150 укытучы ике төркемгә бүленеп июль-август айларында европадагы иң яхшы тел мәктәпләренең берсендә стажировка үтте. Безнең районнан Вәгыйзә Шәрәфиева грант алу конкурсында катнашып, аны отты.
-Баштан ук мәктәп директоры Александр Сорокинның һәрьяклап ярдәмен сиздем,-ди Вәгыйзә Вәкиловна. –Минем сайлап алу турыннан үтәчәгемә ул бер секундка да шикләнмәде. Билгеле бер кыенлыкларга карамастан, бу идеяны гаиләм дә яклап чыкты.
Һәм менә мин Англиядә. Укучыларыма “томанлы Альбион” иле турында сөйләгәннәрем барысы да дөрескә чыкты. Урамнарда, ишек алларында, җәмәгать транспортында-бар җирдә дә чисталык. Кешеләр бер-берсенә ихтирам белән карый. Тукталып картага күз салуга, сиңа ярдәм итәргә теләп, яныңа киләләр һәм барысын да аңлатып җибәрәләр. Без Кембридж университеты шәһәрчегендә яшәдек. Биредә тел өйрәнергә килгән студентлар да бик күп. Кайберләре эшне нольдән башлый, икенчеләре безнең кебек тел укыту өчен белемнәрен камилләштерә. Без гаиләләрдә яшәдек, шуңа күрә 24 сәгать дәвамында инглиз телендә генә сөйләштек. Телне укыту методикасы безнекеннән тулысынча аерылып тора. Англиядә барысы да аралашуны үстерүгә юнәлдерелгән. Укыганда коммуникатив күнекмәләр актив эшләнелә. Теләүчеләр өчен ике атнадан бер елга кадәр төрле юнәлештә һәм программа курслары тәкъдим ителә. Безнең курслар нәкъ дүрт атнага сузылды. Дәресләр атнага өч тапкыр үткәрелде, атнага бер тапкыр үзебез ачык дәресләр бирдек һәм атнага бер тапкыр башка студентларның ачык дәресләрендә катнаштык, аннан соң аларны анализлый идек. Атна саен тестлаштыру үткәрелде һәм укуыбыз ахырында без имтихан тапшырып, Халыкара сертификат алдык. Ул безгә дөньяның теләсә-кайсы илендә инглиз телен укыту мөмкинлеге бирә. Имтихан йомгаклары буенча безгә тагын бер сертификат биреләчәк һәм анда безнең әзерлек классы күрсәтеләчәк, ул бер айдан кайтыр дип көтәбез.
Әлбәттә, уку белән генә шөгыльләнмәдек. Һәр буш минутыбызны ил белән танышу өчен файдаландык. Лондонда, Стоунхенджда булып, якын-тирә шәһәрчекләрне дә карадык, милли Британия музеенда булдык.
Бу илдә иң гаҗәпкә калдырганы - барысы да белем алуга юнәлдерелгән.
Мәктәпләрдә уку түләүле булса да, музей, галерея, китапханәләрнең ишекләре һәркем өчен ачык. Биредә укучылар, студентлар бик күп, алар экспонатларны карап кына калмый, эшлиләр, язалар, өйрәнәләр.
- Сез Англиядә Олимпия уеннары барган вакытка туры килдегез. Нинди дә булса ярышларны карый алдыгызмы?
- Спортчыларга җанатарга килгән күп кенә якташларыбызны очраттык. Спорт йөреше ярышын күрдек. Ачылышка эләгеп булмады, бу көнне килдек кенә. Билетлар да ала алмаган булыр идек. Аның каравы “Мадам Тюссо балавыз фигуралар музее”ында булдык. Анда Лондонның Олимпиадага кадәр бөтен тарихы сурәтләнә. Бу илдә беләсезме нинди хисләр кичердем? Аларның чын күңелдән үз илләре белән горурлануларына сокландым. Бу бар җирдә дә күренә, хәтта күп санлы туристларга мөнәсәбәтләрендә дә.
Мин Англиядә булып, шундый кызыклы курсларда катнашу мөмкинлеге биргән өчен район мәгариф бүлегенә, район җитәкчелегенә, Татарстан хөкүмәтенә зур рәхмәтлемен. Мин балаларның телне күбрәк белеп, аны аралашуга гына түгел, эштә дә куллансыннар өчен барысын да эшемдә файдаланырга тырышачакмын.
С Заһидуллина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Клянчеево авылында «Хәтер бакчасы " акциясе узды
Клянчеево авылында «экологик иминлек» милли проекты максатларына туры китереп «Хәтер бакчасы»акциясе узды. Чара авыл халкы һәм кунакларын Сабантуй үткәрелә торган территориягә җыйды
2026 елда автотуризм буенча субсидия бирү буенча конкурс сайлап алу башлана
2026 елда автотуризм буенча субсидия бирү буенча конкурс сайлап алу башлана
Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан тантаналы чара
Район мәдәният йорты мәдәни җәлеп итү үзәгенә әверелде, анда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай юбилеена багышланган бәйрәм чарасы узды
28
апрель, 2026 ел
Кама Тамагы районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән
Кама Тамагы районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз