Профсоюздан бүләкләр

2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе
   Авылара үзәк китапханә профсоюз комитеты профсоюз членнарына ярдәм күрсәтеп, бәйрәмнәргә төрле чаралар оештыра.
  Узган җомгада китапханә хезмәткәрләре профсоюзы мәктәп укучылары-профсоюз членнарының балалары өчен “Белем көне” бәйрәме оештырды.
    “Китап. Компьютер. Укучы” темасына җанлы дискуссия оештырылды.
  Мәктәп укучыларына яңа уку елына бүләкләр таратылды, аннан соң табын артында киләчәккә планнарны тикшерделәр. Ата-аналары үзәк китапханәдә һәм авыл китапханәләрендә эшләгән беренче сыйныфка баручыларның барысына да профсоюз комитеты исеменнән бүләкләр бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International