Чүпнең дә була төрлесе

2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе

 Поселок советына кешеләр төрле сораулар белән мәрәҗәгать  итә. Бирегә контейнер мәйданчыкларын һәм бункерларны чүп-чардан чистартуны үтенеп шалтыратулар сирәк күренеш түгел.  

  Зур өч поселокта яшәүчеләр фикеренчә, «Благоустройство» ООО һәрвакытта да чүп-чарны вакытында җыештырып бетерә алмый. Әмма әлеге поселокларда яшәүчеләр адресына ООО хезмәткәрләре тарафыннан да дәгъва җитәрлек. Мәсәлән, аеруча җәй ахырында, көз башында чүп-чар белән бергә контейнерлар һәм бункерларга халык кура җиләге, карлыган куаклары һәм ботакларын, помидор һәм бәрәңге сабакларын да актив ташлый.
  - Шуны искә төшерәсе килә, үсемлек калдыклары көнкүреш чүп-чары түгел, - ди «Кама Тамагы штп» башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ольга  Шалдыбина. - Куак һәм ботакларны алып китү өчен аерым түләү хисабына «Благоустройство» ОООга трактор арбасына заказ бирергә кирәк ( берничә йорт хуҗасы җыелып та мөмкин) һәм андый чүп-чарны шуңа тутырырга була. Арбага заказ бирү 800 сум, ә контейнер мәйданчыкларына һәм бункерларга тиешсез чүп ташлаган өчен 5 мең сум штраф каралган. Шуннан үзегез уйлап карагыз.

С Заһидуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International