Көз - туйларга бай чор

2012 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

  Никах теркәүнең иң күп саны сентябрьгә туры килә.

  Агымдагы айда 8 пар үзләрен гаилә җепләре белән бәйләде инде. Бу атнада тагын 6 пар законлы никахка керә. Узган елда бу вакытка 13 пар язылышу турында таныклык алган. Мр башкарма комитеты ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, беренче ярты елда 39 никах теркәлгән (узган елның шул чорында - 34).  Әлеге саннан 8 никах милләтара.  Гаилә булдыру өчен яшь тә комачауламый. Кияүләрнең иң өлкәненә - 62, ә кәләшкә - 63 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International