Кама Тамагы районының терлекчелек тармагында хәзер биналарны терлекләрне кышлатуга әзерләү буенча җаваплы чор бара. Терлекләрне көтүлекләрдә тоту чоры ахырына якынлаша, кышлатуга кадәр күп вакыт калмады.
Хуҗалыклар белән танышу вакытында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре «Бортас» агрофирмасы ҖЧҖенең (директоры Вәгыйзов И.И.) «Барыш» бүлекчәсендә биналарның 80% әзерләнгән булуын күрсәтте. «Картапа» бүлекчәсендә сыер абзарына агымдагы ремонт тәмамланган, бары тик агарту һәм бозауларны тоту бинасын ремонтлау гына кирәк (4 айга кадәр бозаулар асрала). «Барыш» бүлекчәсендә сыер абзарына капиталь ремонт бара, тиресне көйләүче транспортер һәм танк – суыткыч сатып алынган.
«Бортас» агрофирмасы ҖЧҖнең «Олы Салтык» бүлекчәсендә ике сыер абзарына агымдагы ремонт ясалган, әмма бозаулар абзарын һәм бозаулату бүлмәсен ремонтларга кирәк. «Камская» агрофирмасы ҖЧҖенең «Тәмте» бүлегенең «Кече Салтык» бүлекчәсендә эшләр начаррак бара, анда ремонтны тизләтергә кирәк.
Күп кенә бүлекчәләрдә территорияне тирестән чистарту эшләре бара. Калган чорда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларына терлекчелек биналарын ремонтлау өчен бөтен көчне һәм чараларны җәлеп итәргә кирәк. Биналарны чистарту, агарту, дезинфекцияләү, тирес салу механизмнарының эшен җайга салу, ферма территорияләреннән тирес чыгару, коймаларны ремонтлау һәм башка бик күп нәрсәләр кирәк. Югыйсә, җәйге җитешсезлекләр кышын кризислы хәлләргә дучар итәчәк.