Шундый исем астында «Салават күпере» 1нче балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркемендә дуслык һәм татулык дәресе узды. Балалар зур кызыксыну һәм теләк белән конкурсларда катнашты, сорауларга җавап бирде, бер-берсе белән чын күңелдән аралашты. Җиңел уен формасындагы музей дәресе балаларның игелеклелек турындагы күзаллауларын тирәнәйтүгә юнәлдерелгән иде. Балалар дуслык кагыйдәләре турында белде. Дәрес мультфильм карау белән тәмамланды, анда дуслык сере «яшерелгән» иде. Балалар бу серне җиңел генә чиште.