Бүген, 2019 елның 8 сентябрендә, районның сайлау участокларында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү бара. Муниципаль район башлыгы Н. А.Вазыйхов, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Р. З. Хәбибуллин белән бергә, беренчеләрдән булып үзләренең гражданлык бурычларын үтәделәр һәм үз тавышларын бирделәр.