2019 елның 8 сентябрендә Гимадиева Миңнебану Минһаҗетдин кызын 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин, Яңасала авыл җирлеге башлыгы Исфан Хәкимулла улы Шиһабеев һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимир кызы Сороковнина котладылар.
Миннебану Минһаҗетдин кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путиннан котлаулар тапшырылды.
Гыймадиева Миннебану 1929 елның 8 сентябрендә Балчыклы авылында Минһаҗетдин һәм Миннесовлар гаиләсендә икенче бала булып туа. Башлангыч белемне ул туган авылында алган.
Ул кечкенәдән бик тере, хезмәт сөючән кыз булып үскән.
Тиздән аны өлкәннәр белән урман кисәргә, соңрак окоп казырга җибәрәләр. Илебез өчен катлаулы заманнарда төрле кыенлыкларны җиңәргә туры килгән. 1956 елга кадәр Балчыклы авылындагы фермада сыер савучы булып эшли.
1956 елда Олы Яңасала авылыннан Габдуллага кияүгә чыга. Башта ул бригадада төрле эшләр башкара, аннан озак еллар фермада эшли. Еллар шулай үткән...
Бүген Миннебану апа 5 бала анасы. Аның 6 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.
Аның "Ана даны" медале бар. Аның һәр баласы тормышта үз урынын тапкан. Бүген ул үзенең кече улы Рөстәм белән яши.