Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында кыр эшләренең барышы турында

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 8 сентябрендә «НовАгроТех» ҖЧҖ бөртекле культуралар җыюны төгәлләде. 1105 га мәйданда уңыш җыеп алынган, бөртеклеләрнең уңышы гектардан 30 центнер тәшкил иткән.

Башка хуҗалыкларда бөртекле культураларны урып-җыю бара, бер үк вакытта азык әзерләү дәвам итә. Бүгенге көнгә 37161 тонна сенаж, 5975 тонна печән әзерләнгән, «Олы Кариле» АҖ силос сала башлаган (910 тонна). Кариледә силос салу эшендә Димиев Нияз агрегаты эшли. «Кама «агрофирмасы» ҖЧҖендә шартлы бер баш терлеккә күчергәндә 25,7 ц. азык берәмлеге, «Буртасы «агрофирмасы» ҖЧҖендә - 21,9 а.б., «Олы Кариле» АҖендә 16,6 ц.а.б. әзерләнгән.

«Камская» агрофирмасы «ҖЧҖенең «Тәмте» бүлекчәсенә эшне тизләтергә кирәк, чөнки терлекләрне уңышлы кышлату азыкны кирәкле күләмдә, вакытында һәм сыйфатлы әзерләүдән тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International