10 сентябрь көнне Кама Тамагы урта мәктәбендә район үзәк китапханәсе китапханәчеләре 5 "Б» сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Афанасова Р.С.) өчен "Эшләгез, кешеләр, җирдә яхшылык!». Китапханәчеләр экология проблемаларына багышланган материал әзерләделәр (калдыклар ташлау, әйләнә-тирә мохитне пычрату, экологиянең кешегә йогынтысы). Чараны үткәрү өчен «Җир – безнең йорт» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде, әдәбиятка күзәтү үткәрелде.
Чара барышында экологик темага викторина үткәрелде. Балалар үзләре өчен бик күп яңалыклар белделәр һәм әйләнә-тирәбездә булган бөтен әйберләргә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырлар дип өметләнәбез. Балалар җир турында ребуслар, табышмаклар чиштеләр, танып-белү сорауларына җавап бирделәр, «җир исемендәге чүплек»экологик уенында катнаштылар. Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.