Вафина Мөнәвәрә Миннеҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән котлау

2019 елның 13 сентябре, җомга

2019 елның 13 сентябрендә Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Хәлим Хәмидулла улы Ибатов Мөнәвәрә Миннеҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

 Мөнәвәрә Миннеҗан кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.

Вафина Мөнәвәрә Миңнеҗан кызы 1929 елның 13 сентябрендә Кама Тамагы районының Олы Салтык авылында туа. 1936 елда 7 сыйныфны тәмамлый. Яхшы укыган, әмма укуын дәвам итә алмаган. Озак еллар колхозда бозау караучы һәм башка колхоз эшләрендә эшләгән. 1954 елда Вафин Миннегази Минневәли улына кияүгә чыга. 63 ел тату гомер кичерәләр, ике ул һәм бер кыз үстерәләр.

Хәзерге вакытта алар барысы да туган авылында яшиләр. Мөнәвәрә апа улы белән бергә яши.

«1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60, 65, 70 еллыгы» юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International