Мәдәният дәресе

2019 елның 13 сентябре, җомга

  Красновидово авыл китапханәсендә бишенче сыйныф укучылары өчен мәдәният дәресе узды. Дәрес өчен «Татарстан мәдәнияты хәзинәләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар күргәзмәгә куелган китаплар буенча экскурсия-күзәтү ясадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International