Район хуҗалыклары бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр, горчица һәм рапс җыю дәвам итә. Бүген 10 комбайнчы югары җитештерү күрсәткечләре һәм 2019 елгы урып-җыю барышында ирешкән уңышлары өчен премиягә ия булды. Матди кызыксындыру шартлары нигезендә, 1000 тонна суктырган очракта, комбайнчы премия белән бүләкләнә. 2019 елгы урып-җыюның лидеры - «Бортас «агрофирмасы» ҖЧҖеннән Мөдәрис Минһаҗев, күрсәткече-2145 тонна. Икенче күрсәткеч-Яруллин Илшат Исмәгыйль улында (1780 т), өченче урында Гыйззәтуллин Илгиз Фәруг улы (1643 т). 1000 тоннадан артык ашлык суктырган, рейтингны җитәкләүче 7 комбайнчы «Бортас «агрофирмасы» ҖЧҖендә, 2се – «Олы Кариле» АҖендә, 1се – «Кама «агрофирмасы»ҖЧҖендә эшли. Премияләрне һәм рәхмәт хатларын муниципаль район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов тапшырды. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, агрофирма директорлары озатып йөрде. Район башлыгы урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, комбайнчылар белән аралашты, хезмәт шартлары белән кызыксынды.