Бәйрәм догасы

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе

   Узган якшәмбедә Кама Тамагы чиркәвендә Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий атакай булды.

   Ул чиркәү бәйрәменә багышланган литургияне алып барды. Бу көнне чиркәүгә илледән артык кеше килгән иде. Бәйрәм догасыннан соң архиепископ теләге булган һәркемнең гөнаһысын ярлыкады һәм епархия исеменнән Сергей Фәйзуллин һәм Константин Жугарга чиркәү төзелеше һәм реставрациядә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

 

C.Загидуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International