Эшмәкәрләр игътибарына

2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе шәхси эшмәкәрләр игътибарына шуны җиткерә: әгәр сез шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнмисез, әмма салым органында исәптән төшмәсәгез, сезгә билгеләнгән түләү исәпләнә һәм аны түләргә кирәк! Россия Федерациясе законы шәхси эшмәкәрләргә теркәүче органга (салым инспекциясе) гариза бирү юлы белән исәптән төшергә мөмкинлек бирә. Исәптән төшкәннән соң түләү исәпләмәс һәм бурычны арттырмау өчен Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International