ТР Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 23 сентябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

«Кама Тамагы район дәүләт ветеринария берләшмәсе » ДБУ башлыгы Шакиров Руслан Рәшит улы  Эпизоотиягә каршы чараларның үтәлеше турында чыгыш ясады.   

Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең «Кама Тамагы» полиция бүлеге начальнигы урынбасары Дмитрий Михайлович Россиев  Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә 2019 елның беренче яртыеллыгындагы оператив хәлләр турында мәгълүмат бирде.

Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Миләүшә Хәлим кызы Хәбибуллова   үзмәшгульләрне теркәү динамикасы турында хәбәр итте.

Кама Тамагы муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Ногманова Марина Александровна   2018 ел өчен үзара салым кысаларында җыелган акчаларны гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады.

Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Головин Сергей Валерьевич Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре турында хәбәр итте.

Ел саен үткәрелә торган «ЭКО ЯЗ» конкурсы кысаларында «ЭКО ЯЗ – 2019» экологик акциясендә катнашкан өчен дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән Кама Тамагы штп нан “Салават күпере” (Радуга) балалар бакчасы коллективы, Иске Казиле авылыннан Галиуллиннар гаиләсе  һәм  «Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖ коллективы бүләкләнә.

10-15 сентябрь көннәрендә Актаныш районында унберенче "Авыл Яшьләре"спорт уеннары узды.  Республиканың 43 районыннан 1500 гә якын спортчы 13 спорт төрендә көч сынашты. Безнең район данын 4 төр буенча 9 спортчы һәм милли көрәш буенча бер судья яклады.

Милли көрәш буенча ярышларда 80 кг авырлык категориясендә өченче урын алганы өчен Гыйләҗев Алмаз медаль һәм  Мактау грамотасы һәм белән бүләкләнде.

Бадминтон буенча ярышларда икенче урынны алган Илшат һәм Фәризә Моталиповлар Мактау грамотасы, медальләр һәм кубок белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International