Гаделбикә Хисамованың 90 яшьлек юбилее

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Бүген, 2019 елның 24 сентябрендә, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Куйбышев Затоны штп Башлыгы Николай Борисович Ефимов Гаделбикә Хисамованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Аңа чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путиннан котлау сүзләре тапшырылды.

Гаделбикә 1929 елда Кукмара районының Мәмәшир авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Алты кызлы гаиләдә Гаделбикә өченче кыз бала була. Кечкенәдән ул авыл тормышының кыенлыкларын куреп, эшкә өйрәнеп үсә.

Бөек Ватан сугышы башланганда Гаделбикәгә 12 яшь була. Ул бу вакытка 4 сыйныфны тәмамлый. Өй эшләрендә булышырга, колхозда эшләргә кирәк булганга  5 сыйныфны кичке мәктәптә тәмамлый. Сугышка кадәр  хуҗалыклары зур булса да, сугыш чорында малларны асрарга мөмкинчелекләре булмаган. Кибетләрдә көнкүреш кирәк яраклары булмый. 1942 елда әтиләрен фронтка алгач, хәлләр тагын да авырлаша. Алга таба укырга мөмкинлек калмый. Балаларның балачагы бетеп, вакытсыз  олы тормыш башлана.

Әтисенең сугышта һәлак булуы турында хэбәр килә. Сугыштан соң  гына әтиләренең Мәскәү янында батырларча һәлак булуы, медаль белән бүләкләнүе турында язылган хат алалар.

Сугыш елларының кыенлыклары  әле дә хәтерендә. 15 яшендә аны агач әзерләүгә җибәрәләр, анда ул 5 ел буе авыр хезмәт башкарган.

Гаделбикә үзенең истәлекләрендә: “Нарат - зур агач, кул пычкысы белән ике кыз  аңа кайсы яктан якын килергә кирәклеген дә белми торганда, безнең белән эшли торган карт  безгә агачны нинди якка аударырга кирәклеген аңлата, үзенең киңәшләрен бирэ иде. Шулай да ,анда эшләүче күп кызлар  зыян куреп,үлгән очраклар да күп булды. Җылы кием-салым, аяк киеме  булмады, суыкта чабата киеп йөрдек. Бер айга ике пар чабата җитми иде,шуңа күрә имән каерысын  чабатага бәйләп куя идек. Һәрвакыт тамагыбыз ач булды. Әни безгә бер айга  бер чиләк бәрәңге, бераз он биреп җибәрә иде.Фатир хуҗасы безгә чуенда итсез аш пешереп куя . Авылыбызга 100 км җәяү кайтып килеп йөрдек, юлда ике тәүлек үтә иде. Поезд бәясе биш сум тора, ә бездә акча юк.  Куп кенә егетләр поездга барган килеш сикереп утыралар, кайберләре зыян күреп, үлем очраклары була иде,”-дип сөйли.

Ул елларның гаять зур авырлыкларын үз җилкәсендә тартырга каян көч алгандыр! Үҗәтлек һәм нык холык аны гомер буе озата барды, авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте. Ә алар аз түгел иде.

 «20 яшемдә паспорт алдым һәм Казанга, бетон ясалган цехка эшкә киттем. Эшем авыр иде, анда бер ел эшләдем, аннары өлкән апам янына Пермьгә киттем. Шахталарда  күмер чыгардык. Анда әсирлеккә төшкән  немецлар, бандерчылар, поляклар эшләгән, чөнки янәшәдә лагерь булган. Мин шахтада 20 ел эшләдем».

          Гаделбикә 24 яшендә Кама Тамагы районының Кече Кариле авылы егете Хисамов Рифхәт Җамал улына кияүгә чыга. Өч ел армия хезмәтен Германиядә үткәреп,  шахтага эшкә килгән була. Никах укытып яши башлыйлар, зур йорт салалар.  1956 елда да олы улы Рәшит, аннан Рәис һәм кызлары Рәисә туа. Шахта ябылгач, йортларын сатып күчеп китәргә мәҗбүр булалар.

 30 ел элек, пенсиягә чыккач, гаиләсе белән Гаделбикә Куйбышев   Затонын- нан Йорт сатып алып, шунда яши башлыйлар. Алар ире белән инде 65 ел бәхетле гомер кичерәләр. Кызы белән улы янәшәдә яши, бөтен эштә булышалар. Гаилә зур: 5 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

“Хәзерге тормышым бик рәхәт!” - дип сөенечен яшерми ул һәм йөзендә шатлык нурлары балкый.

Гаделбикәнең Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгы, Хезмәт ветераны медале, Хезмәт ветераны таныклыгы,  “Социалистик ярыш җиңүчесе - 1975” күкрәк билгесенә таныклыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International