«Тәрбияче! Горур яңгырый» һөнәр турында интервью

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

         Кама Тамагы район балалар китапханәсендә тәрбиячеләр көне алдыннан Юлдуз Рифовна Мубариева һәм Элмира Сеитибрагимовна Муталипова белән әңгәмә үткәрелде. Бу очрашуга «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе»  тугызынчы сыйныф укучыларын чакырдылар, чөнки аларга киләчәктә һөнәр сайларга туры киләчәк. Кунаклар укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирә алды. Очрашу җылы, дустанә шартларда узды.

 

Мәкалә авторы: Гөлнур Сәмәрханова.

Фото авторы: Ләйсән Баева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International