«Профессияләре – коткарырга һәм ярдәм итәргә булган кешеләр "

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

         Һәр кеше тормышында һөнәр сайлау иң җаваплы адымнарның берсе булып тора, аны яшь чакта эшләргә туры килә. Эшче һөнәрләр елы кысаларында Район үзәк китапханәсендә 9 нчы сыйныф укучылары ФКУ «РТ буенча Россия ГИМС МЧС Үзәге» Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н. Г. Нуриев белән очраштылар.

 «Бу һөнәр гади генә түгел, әмма бик кирәкле һөнәр. Министрлык хезмәткәрләре кыен хэлдэ калган кешеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнә. Алар ныклы, бердәм командада эшлиләр, күп кешеләрнең гомерләрен саклап калалар», - дип сөйли Нияз Гомәр улы .

Очрашу вакытында балалар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында  хезмәткәрләрнең, һөнәри эшчәнлеге төрле юнәлешлэрдэ гына түгел, ә аларның кешеләрне коткаруга багышланган катлаулы, җаваплы аспектлары турында да, махсус белем алырга мөмкин булган мэгълүмат турында да белделәр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International