«Бортас» агрофирмасы ҖЧҖ терлекләрне кышлатырга әзер

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Терлекләрне кышкы абзарларга күчерүгә әзерлекне тикшерү максатыннан район хуҗалыкларын тикшерү дәвам итә. Биналар, механизмнар, җайланмалар тикшерелде, шулай ук терлек үрчетү һәм баш санынарттыру мәсьәләләре каралды.  Тикшерү «Даныш» бүлегеннән башланды, анда 218 баш тана асрала. Терлек кардада, тоз, су, яшел кукуруз массасы җитәрлек күләмдә. Өстәмә рәвештә 2 килограмм фураж бирелә. Терлекләрне тоту өчен булган  ике бина да ремонтланган. «Бортас» бүлекчәсендә сыер абзарлары, бозаулату бинасы  кышлатуга әзер, тулысынча ремонтланган, ферма янында печән, салам җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Җәйге лагерьда савым сыерларына сыерга 10 килограмм исәбеннән сенаж, яшел кукуруз массасы һәм 3 килограмм фураж бирелә.  «Келәнче» бүлекчәсендә  фермалар  тирестән чистартылган, азык ишегалды киртәләнгән, сенаж чокыры пленка һәм салам белән ябылган, азык ишегалдында печән эскертләнгән. Ферма янында салам, печән күпләп әзерләнгән. 2 сыер абзарын һәм бозаулату бүлеген ремонтлау да тәмамланган. «Шәпкә» бүлекчәсе дә терлекләрне кышлатуга әзер.  

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Бортас» агрофирмасы ҖЧҖ терлекчелек биналарын терлекләрне кышлатуга әзерләүгә зур җаваплылык белән якын килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International