«Байбикә – кәбестә» - китапханә һәм музей хезмәткәрләре оештырган кәбестә кичәсе әнә шулай аталды. Бу чарага Красновидово мәктәбенең 4-6 сыйныф укучылары һәм укытучылары килгән иде. Алар илебездә һәм чит илләрдә «бакча барыннары» игү тарихын, нинди авырулар булганда кәбестәне куллану турында белделәр. Һәм, әлбәттә, бу яшелчә турында мәкальләр, табышмаклар, такмаклар, скороговоркалар искә төшерелде. Катнашучылар шулай ук халык уеннарында һәм әйлән-бәйләндә дә катнаштылар.