Бүген, 2019 елның 3 октябрендә, Затон урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән очрашу узды. ТР Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сороковнина Елена Владимировна һәм яшьләр хәрәкәте волонтеры Киселев Максим Евгеньевич белән «Районда яшьләрнең ял итү эшчәнлеге» темасына әңгәмә үткәрде.
Очрашуда 8,9,10,11 нче сыйныф укучылары укытучылар составы белән берлектә катнашты.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яшьләрнең буш вакытларында ялын оештырудагы проблемалар билгеләнде. Ачык диалог булды, укучыларның тәкъдимнәре тыңланылды һәм алга таба эшләү өчен кабул ителде.