Кама Тамагы муниципаль районында "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Игелек, мәхәббәт һәм аңлау көне» чарасы

2019 елның 4 октябре, җомга

2019 елның 3 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Сөйки, Тәмте авылында «Игелек, мәхәббәт һәм аңлау көне» чаралары үткәрделәр.

Чараның максаты: өлкән яшьтәге гражданнарга карата ихтирамлы булу, бәйрәм чарасын оештыру.

Социаль хезмәткәрләр гомуми белем бирү мәктәпләреннән килгән балалар ясаган истәлекле сувенирларны тапшырдылар һәм төрле сый-нигъмәтләр белән өстәл яптылар.

Өлкән яшьтәге гражданнар социаль хезмәт тарафыннан аларга карата кайгыртучанлык һәм җылы карашта булулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Мәкалә авторы Илсөяр Сабирова, Фото-Марина Чубынина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International