Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Укытучылар көне белән котлавы

2019 елның 4 октябре, җомга

Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Традиция буенча октябрь башында без педагог һөнәрен сайлаган кешеләргә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез. Һәрберебезнең тормышында үз Укытучысы бар – зирәклеге, күңел юмартлыгы, тирән белемнәре белән эчке дөньяыбызны танып белергә, баерак итеп, киләчәкне төзергә өйрәтүче кеше.

Укучылар язмышы, илнең иртәгесе көне нәкъ менә Укытучыдан, аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларыннан тора.

Сез - безнең мәгариф системасының төп байлыгы. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз, үз эшегезне яратуыгыз нәтиҗәсендә укучыларның сәләтләре ачыла һәм тормышка ашырыла. Сез укучыларга киләчәгегезне билгеләргә, тормыш юлын сайларга ярдәм итәсез. Мәгариф системасында тупланган уңай тәҗрибәне саклап, тәҗрибә һәм белемнәрнең киң таралуына ярдәм итә торган педагогик инновацияләрне актив гамәлгә кертәсез.

Хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Үз гомеренең иң яхшы елларын мәгариф системасына багышлаган һәм лаеклы ялда булган кешеләр алдында баш иябез. Балаларга биргән җан җылыгыз сезгә сәламәтлек, бәхет һәм илебезнең киләчәге өчен яңа изге гамәлләр кылу энергиясе белән әйләнеп кайтсын.

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы  Н. Ә. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International