Өлкәннәр көнен әби-бабайлар сабый балалардай көтеп ала. Үзләренә карата хөрмәт хисе тойсалар, сөенәләр. Бу ункөндә һәр авыл җирлегендә аларны бергә чакырып, концертлар кую, чәй табыны артында сөйләшеп утыру яисә күчтәнәчләр бирү гадәткә кергән, чөнки бу көннәрдә һәркайсыбыз алар алдындагы бурычыбызны аеруча ныграк сиземли. Атабай, Бишалаб һәм Каратал авыллары өлкәннәре дүшәмбедә, Иске Казиле авылында сишәмбе көнне җылы очрашуда булды.
Аларны бәйрәм белән МР башлыгы исеменнән аның урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов котлады, сорауларына җавап бирде, гозерләрен контрольгә алды. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев һәм Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Мидхәт Гыймадиев та җылы теләкләрен җиткерде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлар матур моңлы җырларын бүләк иттеләр.
Л.Гыйлметдинова