Кама Тамагы муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре командасы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча спорт ярышларында катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең команда 16 катнашучы команда арасында III урынны яулады. Катнашучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!