Красновидово авыл китапханәсендә «М. Ю. Лермонтов җилкәне» шигъри кунакханәсе

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Красновидово авыл китапханәсе Красновидово урта мәктәбе укучылары өчен шагыйрьнең 205-еллыгына багышланган «М.Ю. Лермонтов җилкәне» исемле шигъри кунакханә үткәрде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең иҗаты һәм биографиясе белән таныштырды, презентация күрсәтелде. Шигырьләр укыдылар, Лермонтов әсәрләре буенча видео-роликлар күрсәтелде («Агара ялгыз җилкән» романсы, «Демон» поэмасыннан өзек һ.б.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International