Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының «Богородский рай» КУСОН өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Хәрәкәт - озын гомерлелек эликсиры» дигән чара уздырганнар.
Акциянең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча физкультура-сәламәтләндерү чарасын оештыру, урам чараларын үткәрү.
Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр. Йөреш сәламәтлекне ныгыта, чыдамлыкны арттыра, буыннарның хәрәкәтчәнлеген яхшырта.
Мәкалә авторы Илсөяр Сабирова, фото - Марина Чубынина