Яңа китап укучыларны ничек җәлеп итәргә һәм интернеттан, телевидениедән кала, элеккечә үк, китап барлыгын искә төшерергә? Ничек укуга балаларның игътибарын җәлеп итәргә? Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре район үзәк балалар китапханәсендә узган зона семинарында чыгыш ясадылар. Алар эшләгән елларда тупланган тәҗрибәләре белән генә түгел, интерактив – китапханә акцияләре белән дә уртаклаштылар.
Семинар эшендә Татарстан Республикасының Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнарыннан китапханә хезмәткәрләре катнашты.
Сәламләү сүзе белән «Республика балалар китапханәсе» директоры Мухаметгареева И. Д. чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы «Республика балалар китапханәсе» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре «Китапханәченең профессиональ үсеше», «Балаларны һәм яшүсмерләрне укуга җәлеп итү: яңа заман – яңа идеяләр. QR-кодлар эшендә китапханәләр», «Балаларга китапханә хезмәте күрсәтү: заманча алымнар һәм яңа форматлар эзләү».
Семинарда катнашучылар мондый очрашулар актуаль, файдалы һәм кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.