Кече Карамалы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Кабак уңды – табынга кирәк булды» кабак бәйрәме үткәрделәр. Чарада бәйрәм кунаклары бу яшелчәнең килеп чыгышы, аның файдалы үзлекләре, кабак ни өчен файдаланулары турында белделәр. Чарада катнашучылар кабак әзерләү рецептлары белән уртаклаштылар. Әлеге чарага яшелчә күргәзмәсе оештырылган иде. Бәйрәм чәй эчү һәм дусларча аралашу белән тәмамланды.