Өлкәннәр декадасы кысаларында «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар һәм социаль хезмәт алучыларга «Чиста йорт » акциясе үткәрәләр.
Акциянең максаты - социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга фатирларны, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга, йортларны җыештыруда бушлай көнкүреш ярдәме күрсәтү.
Социаль хезметкерлер торакны тертипке китерәләр, түшәмне, тәрәзәләрне, идәннәрне, шкафларны , савыт-саба юалар, тәрәзәләрдә занавескалар юалар һәм элеп куялар, өйләрен җыештыралар.
Өлкәннәр ярдәмне шатланып кабул итәләр, кунакчыл каршы алалар һәм социаль хезмәткәрләргә күрсәткән игътибарлары һәм кайгыртулары өчен рәхмәт әйтәләр.
Мәкалә авторы Илсөяр Сабирова, Ирина Колоколова фотосы