2019 елның 1-10 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан Мобиль бригада, район авыл җирлекләренә: Тәмте, Олы Кариле, Чаллы авылларына төрле социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга планлы рәвештә барып тикшерү үткәрелде.
Чыгуның максаты: социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре, ташламалар буенча халык белән аңлату эшләре алып бару.
Белгечләр гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү буенча консультация үткәрделәр, актлар төзү белән торак-көнкүреш шартларын тикшерделәр. Чыгу барышында 4 өлкән яшьтәге гражданнарга һәм 2 инвалидка төрле хезмәтләр күрсәтелде: 3 социаль-хокукый хезмәт, 3 - реабилитацияләүнең техник чараларын алу буенча консультатив ярдәм.