Көзнең кояшлы, матур бер көнендә Кама Тамагы штп яшәүче Клавдия Бабановага 85 яшь тулу уңаеннан МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов һәм муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мөдире Елена Халикова аның янында булды һәм РФ Президенты Владимир Путин котлавын, бүләкләр тапшырды. Клавдия Васильевна озак еллар буена ЗАГС мөдире булып эшли һәм шуннан лаеклы ялга чыга.