Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүендә катнашырга чакыра

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Хәзерге  вакытта Россиядә эчке һәм тышкы базарларга чыгару максатында якланган “яшел продукция” брендын булдыру буенча эш алып барыла. Үз продукциясенең һәм аны җитештерүнең тиешле таләпләргә туры килүен раслаучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре төргәктә бердәм үрнәктәге махсус тамга кую хокукын алачаклар.

Кибеткә килгәч, сез һәрвакыт төргәктәге махсус тамга буенча әлеге продукцияне таный аласыз.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сезне Россиянең булачак “яшел” брендын сайлауда катнашырга һәм сылтама буенча үтеп, үзегезгә аеруча ошаган вариант өчен тавыш бирергә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International