Район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1 сыйныф укучылары өчен «Яфраклардан эшләнмәләр» дигән мастер-класс үткәрделәр. Балалар зур кызыксыну белән көзге яфракларны ясарга керештеләр, контур буенча әзерләнүне төгәл кистеләр. Соңыннан балалар «Көзге уңыш» темасына табышмаклар чиштеләр.
Мәкалә авторы Гөлчәчәк Гыймадиева, фото авторы Зөлфия Миңнуллина