Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Кама Тамагы районының белем бирү учреждениеләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

2019 нчы елның 15 нче октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында Кама Тамагы районы белем бирү учреждениеләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы ачты.

Гречанникова Наталья Вадимовна - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе, үткәрелгән контроль нәтиҗәләре буенча җентекле доклад белән чыгыш ясады.

Мәгариф сыйфатын дәүләт контроле бүлеге начальнигы Урмеева Альбина Сәфәргали кызы ачыкланган җитешсезлекләрне ничек төзәтү турында җентекләп сөйләде.

Тулаем алганда, узган тикшерү нәтиҗәләре белән чагыштырганда, уңай динамика сизелә, дип билгеләп үтте министрлык вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International