2019 елның көзге чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итүне оештыру чараларын тормышка ашыру кысаларында «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы район оешмасы белән берлектә аерым эш алып бара.
2019 елның 15 октябрендә Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев ОСВОД район оешмасы әгъзасы Алсу Гафиятуллина белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылар белән тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча ачык дәрес үткәрделәр.
Очрашу барышында хезмәткәрләр катнашучыларны ГИМС эшчәнлеге, республиканың һәм район территориясендәге су объектларында оператив хәлләр, үткәрелә торган чаралар, көзге чорда кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар. Чараларда барлыгы 39 кеше катнашты.
Очрашуның максаты балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Хезмәткәрләр балаларга яхшы уку һәм көндәлек тормышта иминлек теләделәр.
ФКУ «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н.Г. Нуриев