Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Бүген, 2019 елның 16 октябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

"АК БАРС" БАНК ГАҖ «Кама Тамагы»ның 1нче номерлы өстәмә сату офисы җитәкчесе Таҗетдинова Вера Владимировна акчалата исәп-хисапларда «Хезмәт хакы проекты» үзенчәлекләре турында сөйләде.

Энергообъектларны махсуслаштырылган оешмалар балансына тапшыру турында Кама Тамагы районы филиалы - «Буа электр челтәрләренең Челтәр компаниясе» ААҖ башлыгы Зубарев Александр Александрович хәбәр итте.

Цифрлы телевидениегә күчкәндә аерым категория гражданнарны субсидияләү турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Сафина Гөлназ Хәмис кызы чыгыш ясады.

Район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә узган атнада башкарылган эшләр турында авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Илфат Илдар улы сөйләде. Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә (хезмәт хакын түләү, урып – җыюның барышы) эшләрнең барышы турында «Камская «агрофирмасы» ҖЧҖ, «Тәмте»ҖЧҖ директоры урынбасары Гибатов Рафаэль Ринат улы чыгыш ясады.

Каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгаруны оештыру турында «Эко – сервис»компаниясе төркеме генераль директоры урынбасары Миңнеханов Марат Әсхәт улы сөйләде.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре сораулары буенча Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Головин Сергей Валерьевич чыгыш ясады.

Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру һәм үткәрү турында Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Хәбибуллова Миләүшә Хәлим кызы хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International