2019 елның 15 октябрендә Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 105 йорт (китапханә бинасы) адресы буенча «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итү булды, аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты Кудерметова Ләлә Ринат кызы үткәрде.
Барлыгы 5 мөрәҗәгать: социаль түләүләр исәпләү, торак шартларын яхшырту, инвалидлыкны рәсмиләштерү буенча каралды.