Санкт-Петербургта республика фермерларының экологик чиста һәм натураль продукциясе белән «Татар йорты» ачылачак

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 19 октябрьдә Санкт-Петербургта «Хасанский» дәүләт универсаль базарында авыл хуҗалыгы залы бинасында гадәттәге көзге “Уңыш - 2019” бәйрәме узачак һәм шунда “Татар йорты” үз ишекләрен ачачак.

Санкт‑Петербургның Красногвардейский районы администрациясе, Татарстан Республикасы Азнакай районы администрациясе һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә базарда Татарстан Республикасы җитештерүчеләренең экологик чиста азык-төлек продукциясе белән “Татар йорты” экомаркетын ачу тантанасы була.

Фестивальне ачу тантанасында Санкт-Петербургның Сәнәгать сәясәте, инновацияләр һәм сәүдә комитеты, Красногвардейский районы администрациясе вәкилләре, эшкуарлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.

«Санкт-Петербургта Татарстаннан теләсә кайсы фермер үз продукциясен сата ала», - диләр Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә. “Татар йорты” экомаркеты белән хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә (812) 323-12-27 телефоны аша кабул ителә.

Бәйрәмне уздыру урыны: Санкт-Петербург, Хасанский урамы, 15 йорт, «Хасанский» базары.

Бәйрәмне ачу тантанасы 2019 елның 19 октябрендә 12.00 сәгатьтә булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International