17 октябрь көнне Кама Тамагы районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, Башкарма комитет җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы белән берлектә, районның спорт активы, районның спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында районның спорт һәм физик культура үсешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Мондый очрашуларны киләчәктә дә үткәрергә карар кылынды.