Красновидово авылы китапханәчесе "Җилкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Көз уңышы» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Балалар янына кунакка Көз патшабикәсе килде, көз сынамышлары турында күп кызыклы мәгълүмат бирде, авыл хуҗалыгы эшләре белән бәйле бәйрәмнәр белән таныштырды. Балалар тәкъдим ителгән уеннар белән мавыгып уйнадылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр, сорауларга актив җавап бирделәр һәм табышмакларга җаваплар бирделәр.