Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 21 октябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

Советлар Союзы Герое М.А. Чирков исемендәге кадет интернат – мәктәбендә белем бирү процессын оештыру турындагы доклад белән кадет интернат-мәктәбе директоры Киселев Андрей Николаевич чыгыш ясады.

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Шәймурзин Илдан Галимҗан улы мәктәптә дәрестән тыш вакытта туклануны оештыру һәм балалар белән шөгыльләнү турында сөйләде.

Ганибаев Роберт Хәкимҗан улы - «Россельхозцентр» ФДБУ директоры «2019 елның 9 ае эчендә Россельхозцентр» ФДБУ эшчәнлеге турында» темасына чыгыш ясады.

Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә эшләрнең барышы турында «Кама» агрофирмасы ҖЧҖ, «Тәмте» ҖЧҖ директоры урынбасары Гибатов Рафаэль Ринат улы сөйләде.

Район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә хезмәт хакын вакытында түләү һәм азык әзерләүгә аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтте.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре сораулары буенча Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Головин Сергей Валерьевич чыгыш ясады.

Гражданнар җыеннарына әзерләнү һәм үзара салым буенча оештыру мәсьәләләре буенча турында Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Вафин Рәис Фәрит улы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International